Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә рекордлы кыраулар: уңышка куркыныч яный
Төркиянең авыл һәм урман хуҗалыгы министры Ибраһим Юмаклы Төркиядә соңгы 11 ел эчендә иң көчле кырау булуын, аның илдәге авыл хуҗалыгына җитди зыян салуын язган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
10 – 12 апрельдә кайбер районнарда температура 15 градуска кадәр төшкән, илнең кайбер төбәкләрендә соңгы 30 елда иң минималь күрсәткечләр теркәлгән. Министр әйтүенчә, 2014 елдан бирле бу уңыш өчен иң начар кыраулар булган. Хакимиятләр килгән зыянны бәяли башлаган һәм фермерларга ярдәм итәргә вәгъдә бирә.
Anadolu агентлыгы мәгълүматлары буенча, 81 провинциянең 36сында кырау суккан. Илнең көньягындагы Малатья провинциясендә абрикос агачларына аеруча зыян килгән, анда температура -7гә кадәр төшкән. Измир, Денизли һәм Маниста виноград, алма һәм чия бакчаларына бик зур зыян килгән. Кахраманмарашта -13 градус салкында алма, айва, әстерхан чикләвеге, миндаль, чия, абрикос, фисташка, зәйтүн бакчалары зыян күргән, дип хәбәр иткәннәр агентлыкка җирле авыл хуҗалыгы департаментында.
Илнең кайбер төбәкләрендә шулай ук кар яуган һәм бу фермерлар өчен вазгыятьне катлауландырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз