Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә рейд вакытында 30дан артык россияле әхлак бозган өчен тоткарланган
Төркиядә полиция рейдлары вакытында әхлак һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны бозган өчен Россиядән 34 хатын-кыз тоткарланган, дип хәбәр итә ТАСС Әнкарадагы Россия илчелегенә сылтама белән.
Кызларны Әнкараның төнге клубларында тотканнар. Аларның кәрәзле телефоннары алганнар, әмма туганнары белән стационар телефон аша аралашу мөмкинлеген тәэмин иткәннәр. Хәзерге вакытта тоткарланган россиялеләр белән төрек адвокаты эшли. Тиздән суд утырышы булачак, анда аларның киләчәк язмышы билгеләнәчәк.
«Тоткарлану сәбәпләрен һәм аларны тоту шартларын ачыклау өчен чаралар күрелде», – диделәр Россия илчелегендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз