Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә Президент сайлауларының икенче туры төгәлләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында тавыш бирү өчен сайлау участоклары бүген җирле вакыт белән 17:00 сәгатьтә ябылды. Тавышларны санау башланды, дип яза РИА Новости.
Ил буенча 191 меңнән артык сайлау урналары урнаштырылган иде. Тавыш бирүче кешеләр саны 60 миллионнан артып киткән.
14 майда узган беренче турда кандидатларның берсе дә 50 процент тавыш җыймады, ә икенче турга узу хокукын «Республика альянсы»нан кандидат, илнең гамәлдәге президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган (49,52 процент тавыш) һәм «Халык альянсы»нан кандидат, Халык-республика оппозиция партиясе лидеры Кемаль Кылычдароглу (44,88 процент) алды.
«Ata» альянсыннан президентлыкка экс-кандидат Синан Оган беренче турда 5,17 процент тавыш җыйды, ул тарафдарларын икенче турда Эрдоганны хупларга өндәде. Чит илдә яшәүче Төркия гражданнары өчен тавыш бирү 24 майда тәмамланды. 73 илдә 3,5 миллион сайлаучы тавыш биргән.
Сайлау нәтиҗәләрен әйтү 28 май, 21:00 сәгатькә кадәр тыела. Үзәк Сайлау комиссиясе карары буенча, тыю вакытын закон тарафыннан билгеләнгән вакыттан алдарак бетерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз