Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә Президент сайлауларының икенче туры уза
Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында тавыш бирү башланды. 28 майда 81 провинциядә сайлау участоклары ачылган, алар 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта Известия сайты яза.
Тавыш бирүдә дәүләтнең хәзерге башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм оппозициядән бердәнбер кандидат Кемаль Кылычдароглу катнаша.
Hürriyet газетасы мәгълүматларына караганда, президент сайлауларының икенче туры иминлеген 600 меңгә якын кеше, 73 вертолет, сигез самолет һәм 61 пилотсыз очкыч тәэмин итә.
Җирле матбугат чаралары язганча, күпчелек гражданнар сайлау участокларына әле ачылганчы ук килгән. Сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү башланганчы ант кабул иткән, бюллетеньнәрне тикшергән һәм санаган, шулай ук Төркия һәм чит ил журналистларын төшерү кагыйдәләре белән таныштырган.
Икенче тур алдыннан, төнлә Эрдоган Истанбулдагы Солтан Әйюп мәчетенә барган.
Төркиядә президент сайлауларының икенче туры 14 майда булды. Анда кандидатларның берсе дә тиешле 50 процент тавышны җыймады. Бюллетеньнәрнең 100 процентын да тикшергәч, гамәлдәге президентның 49,51 процент, оппозициядән бердәнбер кандидат Кылычдароглуның 44,88 процент тавыш җыюы билгеле булды. ОБСЕ күзәтүчеләре тавышларны санау вакытында күзгә күренеп торган манипуляция булмавын хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз