news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә президент һәм парламент сайлауларында тавыш бирү башланды

Төркиядә сайлау участоклары ачылды, анда президент һәм парламент сайлаулары уза. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гражданнар якындагы биш елда ил белән идарә итәчәк президентны һәм парламентның 600 депутатын сайлаячак.

Югары сайлау комиссиясе (YSK) мәгълүматлары буенча, 81 провинциядә 190 меңнән артык урна куелган. Төркиядә яшәүче 60721475 кеше тавыш бирү хокукына ия, аларның күбесе хатын-кыз (30,7 миллионнан артык).

Биш миллионга якын кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк, ә икенче тур булса, 28 майга тавыш бирүчеләр саны 47,5 меңгә арта.

Участоклар 17:00 сәгатькә кадәр ачык була, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100