news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә миләш, игдә агачларына кагылышлы татар-төрек уртак йолалары тикшерелде

“Татарстанда –миләш, Анадолуда – игдә” исемле фәнни доклад Чулпан Четин һәм Миләүшә Хәбетдинова тарафыннан әзерләнгән.

Төркиядә миләш, игдә агачларына кагылышлы татар-төрек уртак йолалары тикшерелде

Төркиянең Кавказ университеты белән «Элгер» халыкара фәнни үзәк оештырган XXVII Халыкара фәнни симпозиумда Чулпан Зариф-Четин татарлардагы миләш һәм төрекләрдәге игдә (ялганчы сырганак) агачларына караган йолалар турында доклад белән чыкты.

Кавказ университетында эшләүче татар-төрек галимәсенең чыгышы «Татарстанда –миләш, Анадолуда – игдә» дип атала. Доклад КФУ галимәсе Миләүшә Хәбетдинова белән уртак әзерләнгән.

Чулпан Зариф-Четин фәнни хезмәтендә Казан татарларындагы миләш һәм төрекләрдәге игдә (ялганчы сырганак) агачлары белән бәйле ышануларны тикшергән, йолалар арасындагы охшашлыкка тукталган.

Галимә татар, төрек халкының милли яшәешендә миләш белән игдәнең әһәмияте турында сөйләде. Миләшнең бронза чорында грек, британ халыкларында нинди мәгънәләргә ия булуы, Скандинав илләре мифологиясендә искә алынган символлар, славян һәм рус фольклорында тоткан урыны белән бәйле мәгълүматлар китерде.

Галим әйтүенчә, миләш һәм игдә агачлары татар һәм төрек халыкларында күз тиюдән, бозымнардан, явыз рухлардан саклаучы элемент буларак кулланыла. Бигрәк тә яңа туган балаларның бишек тирәсенә әлеге агачларның ботакларын кую, бала киеменә миләш яфрагы тегү кебек гадәтләр бүгенге көндә дә күзәтелә.

«Игдә, миләштән аермалы буларак, төрекләрдә изге агач санала. Аның кешеләрне генә түгел, йорт хайваннарын һәм әйберләрен, мәсәлән, өйдә үскән чәчәкләрне, тукымаларны да явыз рухлардан саклый алуына ышанганнар. Игдә төше муллык, бәрәкәт китерсен өчен акча янчыкларында, сумкаларда йөртелә. Игдә дә, миләш тә кабер өсләренә утыртыла. Татар халкы миләшнең - ачы җимешле, ә төрекләр игдәнең энәле агач булганы өчен начар рухлардан саклый, дип ышанганнар», - дип сөйләде Чулпан Зариф- Четин.

XXVII Халыкара фәнни симпозиумы азәрбайҗан халкының күренекле шагыйре Әхмәт Җәвадның тууына 130 ел тулуга багышланган. Ул «Юл бир төрки байракка» дигән шигарь астында узды. Аны оештыруга Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты, Швециядәге Азәрбайҗан конгрессы да өлеш керткән. Симпозиум зум платформасында онлайн үткәрелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100