Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә мәктәп укучылары утырган автобус авариягә эләккән, зыян күрүчеләр бар
Мәктәп укучылары утырган туристик автобус Төркиянең төньягында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, 18 кеше зыян күргән, аларның икесе авыр яраланган. Бу хакта РИА Новости TGRT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
«Мәктәп укучылары экскурсиягә утырып барган автобус куе томан шартларында борылышка сыя алмый һәм каршы як полосада автомобиль белән бәрелешә», - дип белдерә канал.
Синоп провинциясенең Алоглу авылы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә кимендә 18 кеше зыян күргән, икесе авыр яраланган. Алар Синоп хастаханәсенә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз