news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә кунакханәдә янгын сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде

Grand Kartal кунакханәсендә янгында кешеләр һәлак булу сәбәпле, Татарстан Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде.

«Хөрмәтле Президент әфәнде! Төркиянең Карталкая тау чаңгысы курортында Grand Kartal кунакханәсендә янгын турында хәбәрне Татарстан Республикасында тирән үкенеч белән кабул иттек. Якыннарын югалткан гаиләләргә тирән кайгы уртаклашу һәм зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнү теләкләре җиткерәм. Югалту ачысын ихлас уртаклашабыз, Сезнең белән һәм тугандаш Төркия халкы белән бергә кайгырабыз», диелә кайгынамәдә.

Төркия хакимиятенең соңгы белешмәсе буенча, янгында һәлак булучылар саны 76 кешегә җитте. 22 гыйнварда Төркиядә илкүләм матәм көне итеп билгеләнде. Россия Президенты Владимир Путин Төркия җитәкчесенә кайгы уртаклашу сүзләре белдерде, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100