news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә коткару эшләре туктатыла

Төркиядә эзләү-коткару төркемнәре дүшәмбе кичендә үз эшләрен туктата башлаган, чөнки исән кешеләрне табу өметләре беткән диярлек. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Әле җиде көннән соң да коткаручылар шатлыклы хәбәрләр җиткерде. Мисал өчен Адыяман шәһәрендә Мирай исемле яшь кыз һәм Хатайның Көньяк провинциясендә Каан исемле 12 яшьлек малай коткарылды.

Сишәмбе иртәсенә Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 37 меңнән артып киткән. Төркиядә 31 643 кеше һәм Сириядә 5 714 кешенең һәлак булуы белдерелә. Ике илдә дә йөзләрчә мең кеше төрле җәрәхәтләр алган яки йортсыз калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100