news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә кабат җир тетрәгән

Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә җомга көнне 3,9 магнитудалы җир тетрәү булды, дип хәбәр итте илдә Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). «РИА Новости» шул турыда яза.

Ведомство «Twitter»да хәбәр итүенчә, җир тетрәүләр җирле вакыт белән 15.32 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Гёксун районында теркәлгән. Җир тетрәү үзәге 12,53 километр тирәнлектә булган.

7,7 һәм 7,6 магнитудалы көчле җир тетрәүләр 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать аралыгында булды. Җир асты тетрәүләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шул исәптән Сириядә дә сизелгән. Төркия хакимияте җир тетрәүне «гасыр казасы» дип атады. 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүләрдә һәлак булучылар саны 50,5 мең кешегә җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot