news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә «Исхакый йөзүләре» узды

Төркиядә «Исхакый йөзүләре» узды
Ләйсән Фәтхи фотолары

13 августта Төркиядә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышлап «Исхакый йөзүләре» үткәрелде. Анталия шәһәрендә узган әлеге чарага төрле шәһәрләрдән 200ләп татар җыелды.

Йөзүнең шартлары гади – старт ноктасыннан диңгезгә барып җитәргә, билгеләнгән араны йөзәргә һәм финишка килергә кирәк иде. Беренче булып олылар башлады, алар 145 метр араны йөзеп килде. Дәвам итеп балалар старт алды, алар 50 метр йөзде.

Һәр катнашучы футболка, старт сумкасы, чараның эмблемасы төшерелгән медаль белән бүләкләнде.

Чара диңгез буенда татар җыр-биюләре белән дәвам итте.

Күңелле кич утыруга руслар, төрекләр дә кушылды, алар да татар җырларын яратып тыңлады, татар чәк-чәгеннән авыз итте.

Оештыручылар «Йөзүләр» традициясен дәвам итәргә сүз бирде. Төркиядә милли чаралар даими булып тора. Киләсе очрашу көне итеп 30 августны билгеләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100