news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә ИРСИКА оешмасы Надир Дәүләтне искә ала

Төркиянең Истанбул каласында урнашкан Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге ИРСИКА (Research Centre for Islamic History, Art and Culture) татар-төрек дөньясының танылган тарихчысы Надир Дәүләтне искә алу җыены оештыра. Бу хакта мәрхүм галимнең хатыны Берил Дәүләт хәбәр итә.

Җыен 10 майда ИРСИКА оешмасы бинасында үткәреләчәк. Ул «Профессор Надир Дәүләтне искә алу кичәсе» дип атала. Анда Истанбул, Йедитәпә, Мәрмәрә университетлары галимнәре һәм Берил Дәүләтнең чыгыш ясаулары көтелә.

Әлеге кичәдә чыгыш ясарга җыенган галим, Надир Дәүләтнең элеккеге студенты, профессор Әхмәт Канлыдәрә, остазын искә алып, социаль челтәрендә: «Үзе белән танышкан елларда (1980 еллар уртасы) Надир Дәүләт хәзерге төрки дөньясын якыннан белгән биш галимнең берсе иде. Ул - кабатланмас, уникаль шәхес, аның төрки дөнья белән бәйле күзаллауларны шик астына куючы фәнни карашы бар иде. Күпләргә ошап бетмәгән кайбер чынбарлыкны курыкмыйча телгә китерә ала иде. Мәсәлән: «Төркиядә бөтен кешене дә «төрек» дип әйтеп, әлләни ерак китеп булмый», - ди торган иде.

Ул үткен телле, ачык сүзле булды. Үзен тәнкыйтьләргә дә читенсенмәде. Башкаларның тәнкыйтьләрен дә игътибар белән тыңлый, анализлый һәм аларның дөреслегенә инанса, каршы килми иде. Ул бик күп телләр белде, күп сәяхәтләр кылды, Алманиядә 12 ел яшәве аңа зур тормыш тәҗрибәсе казандырды. Надир Дәүләт талантлы оештыручы, бик яхшы администратор иде. Яшь вакытында Истанбулдагы татар җәмгыятендә актив роль алып, иҗтимагый тормыш тәҗрибәсе туплады.

1970 елларда «Казан» журналын чыгаруга зур хезмәт куйды. Мәрмәрә университетында озак еллар эшләү дәверендә төрки дөнья тикшеренү институтын чын мәгънәсендә төрки дөньяны өйрәнү үзәгенә әйләндерде. Ул бик тырыш булды, бик күп студент әзерләде. Надир Дәүләт бик яхшы дипломат та була алыр иде, бу тармакта аның сәләте зур. Нинди генә эшкә алынса да, аны намус белән башкарды. Аның балаларга хас яклары да бар иде, беркатлы сөенүен һәрвакыт саклап килде, шаян, сөйкемле харизма иясе иде. Тик аның кадере тиешенчә беленмәде», - дип язган.

  • Белешмә өчен: Надир Дәүләт- тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы, Төркиядә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның һәм төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте өлкәсендә зур галим. Ул 1944 елда Кытайның Мукден шәһәрендә туган. Истанбул университетында тарих бүлегендә укыган. Белем алуын Германиянең , Максимилиан университеты магистратурасында дәвам иткән, Истанбул университеты гомуми төрки тарих кафедрасында кандидатлык диссертациясен яклаган. Озак еллар Истанбулдагы Мәрмәрә ауниверситетында эшләде, Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире булды, Истанбул Сәүдә, Истанбул Айдын университетларында, Хәрби академиядә лекцияләр укыды. 2021 елның 30 апрелендә Истанбулда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100