news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәүләрдән һәлак булучылар саны 21 меңгә якынлаша

Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган зур җир тетрәүләр аркасында үлүчеләр саны 20 937 кешегә җитте. Бу хакта Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә, дип яза ТАСС.

«20 937 кеше үлгән дип санала. Безнең 80 088 гражданыбыз җәрәхәтләр алган», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.

7,8 магнитудалы җир тетрәү (1939 елдан бирле бу җирлектә иң көчлесе) 6 февральдә төнлә булды, аның үзәге Газиантепа шәһәре тирәсендә теркәлгән. Көндез магнитудасы 7,7гә якын яңа җир тетрәү булды. Җир асты селкенүләреннән соң йөзләгән афтершок күзәтелгән.

12 февральгә кадәр Төркиядә илкүләм матәм игълан ителде. Бу илдән тыш, күрше Сирия дә табигать бәла-казасыннан бик нык зыян күрде, анда меңләгән кеше һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100