news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәүләрдән һәлак булучылар саны 19 меңгә якынлашты

Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 18 мең 991 булды, 75 меңнән артык кеше яраланган. Шулай итеп, әлеге җир тетрәү – 1939 елгы афәттән соң иң җимергече. Җомга көнне президент Рәҗәп Тайип Эрдоган шулай дип хәбәр итте.

«Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлакәттән зыян күргән ун провинциядә 18 991 кеше үлгән. Зыян күрүчеләр - 75 523», – дип белдерде Эрдоган брифингта. Бу хакта РИА Новости яза.

Шулай ук җомга көнне Төркиянең гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләренә юл куймау һәм бетерү идарәсе (AFАD) һәлакәт зонасыннан 80 меңнән артык кеше эвакуацияләнүен хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100