Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә җир тетрәүдән соң җимерелгән Нурдагы шәһәрен тулысынча сүтәләр
Төркиянең Газиантеп провинциясендә җир тетрәүдән нык зыян килгән Нурдагы шәһәрен тулысынча сүтәчәкләр. Бу хакта NTV телеканалы губернатор вазифаларын башкаручы Осман Бильгин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. РИА Новости шул хакта яза.
Аның сүзләренчә, хәзер соңгы сигез йортта эзләү-коткару операцияләре бара, анда хәрабәләр астында кешеләр булырга мөмкин.
«Без зур фаҗига кичердек. Без шәһәр төзелеше министры Курум белән бергә бөтен хәрабәләрне җыештырабыз, шәһәрне 100 процентка сүтәбез. <...> Шәһәрне яңадан төзибез» дигән карар кабул иттек», - диде Бильгин.
Бер йорт җимерелгән урында гына да 150 мәет табылган, диде ул.
Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, шәһәрдә яшәүчеләр саны 40 меңнән дә ким булмаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз