news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәүдән соң 284 кеше һәлак булган

Төркиядә 284 кеше җир тетрәү корбаны булган, 2,5 меңгә якын кеше зыян күргән. Бу хакта илның вице-президенты Фуат Октай сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 04.17 сәгатьтә 7,4 магнитудалы җир тетрәү булган, шәһәрләр җимерелгән.

«284 кеше һәлак булган, 2 323 имгәнгән», - диде брифингта Октай.

Кахраманмараш провинциясендә җир тетрәүдә 70 кеше үлгән, шунда ук 300гә якын бина җимерелгән. Яралылар Шанлыурфа провинциясендә күп, анда 600гә якын кеше зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100