news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 9 меңнән артып киткән

Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 9057 кешегә җитте, яраланучылар – 52 979. Бу хакта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сөйләде.

6 февраль иртәсендә илнең көньяк-көнчыгышында җир тетрәде, ул 7,7 магнитудалы булды. Бу тетрәү - 1939 елдан бирле иң көчлесе.

Шул ук көнне Россия Президенты Владимир Путин Эрдоганга җимерелгән биналарны сүтү һәм кешеләрне коткару эшләренә ярдәм тәкъдим итте, шуннан соң Төркиягә Россия коткаручылары төркеме җибәрелде.

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер самолет җибәрелүе турында хәбәр итте, анда шулай ук 11 медицина белгеченнән торган төркем бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100