news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү вакытында 6 меңнән күбрәк кеше үлгән

Төркиядә җир тетрәүләр вакытында һәлак булучылар саны 4544 кешегә кадәр арткан. 26 725 кеше яраланган. Яңартылган мәгълүматлар буенча Сириядә 1,5 мең кеше һәлак булган.

Шулай итеп, ике илдә табигый бәла-каза корбаннары саны 6 мең кешедән арткан. Бу турыда җирле хакимият мәгълүматларына сылтама белән «Коммерсантъ» хәбәр итә.

Төркиядә җир тетрәгән районнар гадәттән тыш хәлләр зонасы дип игълан ителгән, аларда гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән. Биредә, Сириядәге кебек, эзләү-коткару эшләре дәвам итә, анда Россия коткаручылар да катнаша.

Искәртик, 6 февральдә Төркиядә беренче җир тетрәү 7,8 магнитудалы булды. Узган төндә өченче җир тетрәү теркәлде, ул 5,6 магнитудалы иде. Эпиүзәк Гёльбаш районыннан ерак түгел булган. Ул үзәк районнарга тәэсир иткән. Көчле җир асты тирбәнешләреннән литосфера плитәләре урыныннан күчкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100