news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 42 мең кешедән артып киткән

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 42310 кешегә кадәр җиткән. Бу турыда Төркиянең Афәт нәтиҗәләрен булдырмау һәм бетерү идарәсенә (AFAD) сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр 6 февраль көнне Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать аерма белән булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 41 меңнән артык кеше үлгән. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган аны 1939 елдан бирле иң көчлесе дип атады.

Җир асты тирбәнешләре, аннан соң булган йөзләгән афтершоклар илнең ун провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә дә күзәтелде.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Сириядә һәлак булучылар саны 1,4 меңнән артып киткән, 2,5 меңгә якын кеше яраланган һәм имгәнгән.

«42310 граждан һәлак булды, 448018 граждан (җир тетрәгән) төбәктән башка урынга күчерелде», – дип хәбәр итте идарә.

news_right_1
news_right_2
news_bot