news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14 меңнән артып китте

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14 014 кешегә җитте, яраланучылар 63 меңнән артып китте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы республика Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта һәлак булучылар – 14 014, яраланучылар 63 794 кеше тәшкил итә», - дип белдерде төрек лидеры Газиантеп провинциясендә ясаган чыгышында.

Элегрәк 13 мең кешенең һәлак булуы, 63 меңгә якыны зыян күрүе хакында хәбәр ителгән иде.

6 февраль иртәсендә Кахраманмараш провинциясендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ул 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды дип белдерде. Соңрак белгечләр өч дистә афтершок, көн уртасында тагын куәтле җир тетрәүне теркәде. Җир асты селкенүләре илнең үзәгендә башка көннәрдә дә сизелде.

Төркиядә җиде көнлек матәм игълан ителде, ә фаҗигадән зыян күргән ун провинциядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Җир тетрәү Сүриянең Алеппо, Латакия, Хама һәм Тартус провинцияләрендә дә теркәлде. Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, 1200дән артык кеше һәлак булган, 2 меңнән артыгы зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100