Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 2921 булды
Дүшәмбе көнне Төркиядә булган җир тетрәү корбаннары саны 2921 кеше булды. Бу турыда Anadolu агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» яза.
«Төркиянең көньягында җир тетрәү корбаннары саны 2921 кешегә җитте, тагын 15834 кеше яраланды», – дип хәбәр иткән агентлык Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Юныс Сезарга сылтама белән.
Моңа кадәр 2316 кеше һәлак булу, 13293 зыян күрү турында хәбәр ителгән иде.
Дүшәмбегә каршы төндә Төркиянең көньягында көчле җир тетрәү һәм аның артыннан кайтаваз-тетрәүләр Төркиянең берничә провинциясенә һәм күршедәге Сириягә зур зыян китерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз