news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә җир тетрәү корбаннары истәлегенә матәм көннәрендә әләмнәрне төшергәннәр

Төркиядә илнең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүдән соң, дәүләт әләмнәре илнең бөтен территориясендә һәм чит илләрдәге дипломатик вәкиллекләрендә җиде көнлек матәм игълан ителү сәбәпле төшерелгән. «Анадолу» агентлыгына сылтама белән РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиядә, табигый бәла-казада корбаннар булганлыктан, җиде көнлек илкүләм матәм игълан иткән иде.

Матәм игълан ителү сәбәпле, Төркия һәм чит илләрдәге вәкиллекләрендә дәүләт  әләмнәре якшәмбе – 12 февраль көнне кояш баеганчы төшерелеп торачак.

Дүшәмбе иртәсендә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды, ул, ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, 1939 елдан бирле иң көчлесе булган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә 2921 кеше һәлак булган, 16 меңгә якыны зыян күргән. Шулай ук Сириянең берничә төбәгендәге җимерелүләр турында хәбәр иттеләр, җир асты селкенүләре Ливан башкаласы Бәйрутта да сизелгән. Сириядә корбаннар саны 700 кешедән күбрәк, 1430дан артык кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot