news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 18 342гә җитте

Бу сан Төркиянең Мәрмәрә төбгендә 1999 елның 17 августында булган җир тетрәүдә үлүчеләрдән артып китте.

Төркиянең көньяк-көнчыгыш районында җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны - 18 342, яраланучылар 74 242гә җитте. Бу саннар 1999 елда Измит-Гөлҗүктә булган сейсмик тетрәнеш вакытында һәлак булучылардан артып китте.

1999 елның 17 августында Төркиянең Мәрмәрә төбәгендә булган җир тетрәүдә 17 мең 480 кешенең үлүе, 23 мең 781 кешенең яралануы хәбәр ителгән иде. 2010 елда Төркия парламенты – Бөек Милләт Мәҗлесе тикшеренүләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санының - 18 мең 373, яраланучыларның 48 мең 901 кеше булуы ачыкланды.

Шул ук тикшеренүләр күрсәткәнчә, афәт аркасында 505 кеше гомерлек имгәнү алган, 285,211 яшәү торагы, 42,902 эш урыны зыян күргән булган. Әлеге афәттән якынча 16.000.000 кешенең төрле дәрәҗәдә зарар күрүе билгеле.

Белгечләр әйтүенчә, үзәге Каһраманмараш булган Көньяк җир тетрәү линиясендәге сейсмик тетрәнеш афәтендә корбаннар саны күбрәк булачак. Геофизик инженеры, галим Өвгүн Әхмәт Эрҗан якынча 215 мең кешенең җимерекләр астында калуын белдерә. Аның әйтүенчә, 13,5 миллион кешегә тәэсир иткән бу афәт Төркия икътисадына кимендә 35 миллиард доллар зыян китергән. Бәйсез афәт куркынычсызлыгы фирмасы «Рисклайер» исә бу зарарның күләме 20 миллиард доллар булырга мөмкин, дип хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100