news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә җир тетрәү аркасында 10 торак йорт җимерелгән

Төркиянең көнбатышында кичә булган 6,1 магнитудалы җир тетрәү аркасында якынча 10 торак бина ишелгән.

ТАСС хәбәр иткәнчә, корбаннар турында мәгълүмат әлегә килмәгән. Йортларның берсенең җимерекләре астыннан дүрт кеше коткарылган. Бинада барлыгы алты кеше булган.

Җир тетрәүнең үзәге Сындыргы районында булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot