Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә җир тетрәгәннән соң 30 метр тирәнлектә җир убылган
Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Хатай провинциясендә җир кабыгында 200 метр озынлыктагы һәм 30 метр тирәнлектә җир убылган, ягъни ярылган урын барлыкка килгән. Ул 7,8 магнитудалы ике җир тетрәү нәтиҗәсе булды, дип хәбәр итә IHA Haber телеканалы. Гигант ярыкны дрон ярдәмендә күргәннәр һәм төшереп алганнар.
«Җирле халык җир тетрәү вакытында көчле шартлау ишеткәннәрен сөйләде. Кахраманмарашта җир тетрәүләрдән соң, Хатайның Алтынозю районының Тепехан авылы үзәгендә 35 гектарлы зәйтүн бакчасын бүлеп тора торган ярылган урын барлыкка килгән», – дип яза басма.
Исегезгә төшерәбез, соңгы мәгълүматларга караганда, көчле җир тетрәүләрдән һәлак булучылар саны 20 мең 937 кешегә җиткән. 80 мең 88 кеше җәрәхәтләнгән. Җимерек бина урыннарында чистарту һәм кешеләрне коткару эшләре әле дә дәвам итә.
Иртәгегә – 12 февральгә кадәр Төркиядә ил күләмендә матәм игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз