news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узган

Төркиядә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узган
Ләвәнт Булут фотолары

Төркия башкаласы Анкара шәһәренең Төркестан Идел-Урал вакыфында Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узган, дип хәбәр итә Ләвәнт Булут. 

Истәлек кичәсендә язучының тормышы, әсәрләре һәм төрек дөньясындагы урыны турында чыгышлар булган.

Чарада «Гаяз Таһир Идел-Урал Төркестан Идел-Урал вакыфы» җитәкчесе Түлай Дуран, язучы Роза Корбан, Казахстаннан фән галиме, Анкара хаҗи бәйрәм вәли университетында укыган Елдос Токтарбай катнашкан.

 Чарада төрле илләрдән 50ләп галим – татарлар ,төрекләр катнашкан.  

«Вакыф ел саен чит илләрдән килгән 500дән артык төркиләргә булыша. Аларны яшәү урыны һәм стипендия белән тәэмин итә», – диде Ләвәнт Булут.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot