news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган фәнни диссертация якланды

«Галимҗан Гыйльмановның повестьләренә фәнни анализ» дип аталган хезмәт татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четинның элеккеге бакалавр студенты Фатих Экиҗи тарафыннан язылган.

Төркиядә Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган фәнни диссертация якланды
Рушания Алтай

Төркиянең Ататөрек исемендәге университетның төрки дөнья тикшеренүләре институтында татар язучысы Галимҗан Гыйльмановның иҗаты турында фәнни диссертация якланды. Бу хакта татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четин хәбәр итә.

Гыйльми хезмәт «Галимҗан Гыйльмановның повестьләренә фәнни анализ» дип атала. Аны әлеге университетның докторантура студенты һәм Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы укытучысы Фатих Экиҗи язган.

Фәнни хезмәттә Галимҗан Гыйльмановның иң популяр саналган 18 повесте тикшерелгән, алар дөньякүләм танылган әдәбият белгече, профессор Шломит Риммон-Кенанның аңлату типологиясе теориясе нигезендә анализланган.

Беренче бүлектә Галимҗан Гыйльмановның тормышы, әдәби әсәрләре тикшерелгән. Язучы белән бәйле мәкаләләр, әңгәмәләр дә анализланган. Галим икенче бүлектә теманың фәнни методларын билгеләүгә тукталган.

Өченче бүлектә «Китек ай», «Бөкре», «Сагышың булса, суга сал», «Күрәзә», «Фәрештә», «Тимерче», «Эт елы», « Бала хакы», «Соңгы сугыш», «Җан җылысы», «Хак», «Язмышның туган көне», «Исемең ничек, Гадел», «Аллалар күктә яши», «Ходай бүләге» кебек повестьларның үзенчәлекләре фәнни яктан анализланган, алар барысы да төрекчәгә тәрҗемә ителгән.

 

Фото: © Рушания Алтай

Фәнни хезмәт галим профессор Седат Адыгүзәл җитәкчелегендә язылган. Аны яклау чарасына онлайн катнашу мөмкинлеге бирелгән. Фатих Экиҗи әйтүенчә, диссертацияне яклау комиссиясе әгъзалары һәм тыңлаучыларда Галимҗан Гыйльманов иҗаты зур кызыксыну уяткан, алар аның башка әсәрләрен дә укырга теләвен белдергән.

«Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итү - хәзерге татар әдәбиятын Төркиягә таныту, дип исәплим. Татар әдәбиятының шундый көчле каләмен төрек укучыларына танытмый калу дөрес түгел. Киләчәктә мин аның башка әсәрләрен дә төрекчәгә тәрҗемә итеп, китап буларак бастырам. Төрек укучысы аның иҗаты аша татар әдәбиятының торышын, искиткеч үсешен күрәчәк, татар мифологиясе, халык ышанулары һәм иҗтимагый тормышы белән дә танышачак», - дип, яшь галим үзенең киләчәк планнары турында сөйләде.

Фатих Экиҗи - татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четинның Мугла университетында укыткан чордагы бакалавр студенты. Аның татар әдәбияты белән кызыксынуы әнә шул елларда башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100