news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә галим Надир Дәүләт белән әңгәмә яңа китапка кертелде

Надир Дәүләт белән әңгәмәне 2012 елда аспирант Берат Эральп Башпунар үткәргән.

Төркиядә күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт белән әңгәмә яңа китапка кертелгән. Аны нәшриятка мәрхүм галимнең шәкерте, Мәрмәрә университеты профессоры Әхмәт Канлыдәрә әзерләгән.

Надир Дәүләт белән әңгәмә 2012 елда аспирант Берат Эральп Башпунар тарафыннан үткәрелгән. Анда милләттәшебез төрки халыклар тарихы белән кызыксыну сәбәпләрен ачыклаган, тарих фәненең киләчәге, төрки дәүләтләрнең сәясәте, гомуми төрки тарих проблемалары турында фикерләре белән уртаклашкан.

«Гомуми төрки тарих тармагында әле һаман җентекләп ачыкланмаган нинди мәсьәләләр бар дигән сорауга Надир Дәүләт: «Казах, кыргыз, татар яки башка төрки халыкларны төрек дип атап кына алар төрек булмый. Без әле Төркиядәгеләрне төрек итә алмыйбыз, әллә кайдагы казахны ничек төрек итеп була? Объектив карарга кирәк. Төрки дәүләтләрдәге кешеләрнең нәрсә уйлавын, нәрсә язганнарын өйрәнмичә фикер йөртү дөрес түгел», - дип җавап биргән.

Китап «Төрки дөнья белгечләре белән әңгәмәләр» дип атала. Анда төрки дөнья буенча тикшеренүләр алып барган 23 галим белән әңгәмә урын алган. Әңгәмәләр галим Әхмәт Канлыдәрә җитәкчелегендәге магистратура, докторантура студентлары тарафыннан үткәрелгән.

«Бу җыентык булачак галимнәрнең интервью оештыру, сорау бирү сәләтләрен камилләштерү максаты белән тормышка ашырылды. Алар башта әңгәмә үткәрер галимнәрнең исемлеген төзеделәр, аннары аларның тормышларын, фәнни эшчәнлекләрен өйрәнделәр, гадәти булмаган кызыклы сораулар әзерләделәр», - дип язган кереш сүздә җыентыкны әзерләүче галим Әхмәт Канлыдәрә.

Өстәп шунысын да әйтәсе килә: җыентыкка татар теле, тарихы, сәясәте, белән бәйле фәнни тикшеренүләр алып барган Сәркан Аҗар, Конуральп Әрҗиласун, Әхмәт Биҗан Әрҗиласун, Айшә Мәләк Өзйеткин, Әхмәт Канлыдәрә кебек төрек галимнәре белән сөйләшүләр кертелгән, шулай ук татар фән эшлеклеләре Ильяс Камалов, Исәнбикә Тоган, Ләйсән Шаһин белән әңгәмәләр урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100