news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Габделҗаббар Кандалый турындагы мәкалә фәнни җыентыкка кертелгән

Шагыйрь Габделҗаббар Кандалый турындагы фәнни мәкаләнең авторы - ИЯЛИ галимәсе Рузия Сафиуллина

Татарстан галимәсе Рузия Сафиуллинаның Габделҗаббар Кандалый иҗаты турындагы мәкаләсе Төркиядә нәшер ителгән фәнни мәкаләләр җыентыгында басылып чыкты. Ул анда бердәнбер татарча мәкалә буларак урын алган.

Рузия Сафиуллинаның мәкаләсе «Шагыйрь Габделҗаббар Кандалый һәм татар әдәбиятының яңа заман әдәбиятына күчеше» дип атала. Галимә бу мәкаләсе белән «Элгер» халыкара фәнни үзәк белән Искешәһәрдәге Османгази һәм Карс шәһәрендәге Кавказ университетлары оештырган XXVI халыкара фәнни симпозиумда чыгыш ясаган иде.

 

Фото: © Чулпан Зариф-Четин

Әлеге җыенны оештыручылар симпозиум чыгышларын «Шуша: җиңү тантанасы» дип исемләнгән җыентыкка туплаганнар. Г.Ибраһимов исемендәге тел, тарих һәм әдәбият институты галимәсе Рузия Сафиуллинаның мәкаләсе Габделҗаббар Кандалыйның тууына 225 ел тулу уңаеннан әзерләнгән, ул онлайн форматта үткән җыенда зур игътибар күрде.

«2022 елда мәшһүр татар шагыйре Габделҗаббар Кандалыйның тууына 225 ел тула. Татар һәм гомумтөрки гуманитар фәне, мәдәнияте һәм сәнгате өчен бу – гаять истәлекле вакыйга. Шагыйрьнең иҗаты татар әдәбиятының урта гасырчылыктан яңа заманга күчүендә зур роль уйнады, милли әдәбиятны, сәнгатьне яңа дәрәҗәгә күтәрде», - дип сөйләде ул.

Галимә мәкаләсендә шагыйрьнең «Рисаләи-л-иршад», «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм», «Шәфгый», «Сәхибҗәмал», «Бәдыйга һәм Бәгыйдә», «Фатыйма», «Нәзъме Йосыф», «Фәрхисөрур» поэмаларының идея-эчтәлекләрен, тел-стиле, образлар системасын, символларын, тел бизәкләү чараларын анализлаган, татар һәм гомумтөрки әдәбиятына керткән яңалыкларын җиткергән.

XXVI халыкара фәнни симпозиум Әзербайҗанның тарихи Шуша шәһәренә, аның ТӨРКСОЙ төрки мәдәният оешмасы тарафыннан 2023 елда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы итеп игълан ителүенә багышлап оештырылган. Ул май аеның соңгы көннәрендә үткәрелде. Анда Әзербайҗан, АКШ, Грузия, Россия Федерациясе, Казахстан, Төркия кебек илләрдән 118 галим чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100