news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә чыга торган фәнни журналның соңгы саны Надир Дәүләткә багышланган

Журналда татар, башкорт, чуваш халыклары белән бәйле мәкаләләр, Надир Дәүләт истәлегенә багышланган язмалар урын алган.

Төркиядә чыга торган фәнни журналның соңгы саны Надир Дәүләткә багышланган
Рушания Алтай

Төркиядә нәшер ителүче «Идел-Урал тикшеренүләре» фәнни журналының 2022 елгы соңгы саны күренекле галим Надир Дәүләт истәлегенә багышланган. Ул декабрьнең соңгы көннәрендә дөнья күрде.

Журналда татар, башкорт, чуваш халыкларының теле, әдәбияты, фольклорына кагылышлы гыйльми мәкаләләр, Надир Дәүләт истәлегенә багышланган язмалар урын алган.

Журнал мәрхүм галим Надир Дәүләтнең тормыш иптәше Берил Дәүләт язган «Портретның китек өлеше: шәхси тормышында Надир Дәүләт» исемле истәлек мәкаләсе белән башланып китә. Автор иренең гаиләдә тоткан урынын, үзара мөнәсәбәтләрен яктырткан. Надир Дәүләтне тулырак аңлату өчен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе белән үткәрелгән һәм «Интертат» электрон газетасында басылган әңгәмәнең төрекчәсен тәкъдим иткән.

Надир Дәүләт укыткан галим, профессор Нәсрин Сарыәхмәтоглуның «Профессор Надир Дәүләтнең тарихчылыгында төрки дөнья һәм татарлар» мәкаләсендә мәрхүм милләттәшебезнең хезмәтләре һәм фикерләре анализланган.

«Идел-Урал тикшеренүләре» фәнни журналны оештыручы һәм баш мөхәррире, филология фәннәре докторы Бүләнт Бәйрәм басманың кереш сүзендә соңгы санның ни өчен Надир Дәүләт истәлегенә багышланган булуын ачыклап үткән.

«Бу санда яраткан галимебез Надир Дәүләт эшчәнлек алып барган Идел-Урал өлкәсенә караган хезмәтләрне бастырып, коллегаларыбыз белән мөһим эш башкару шатлыгы кичерәбез. Надир Дәүләт бу журналның оештырылуын беренче көннән үк хуплап, теләктәшлек күрсәтеп, терәк булып торды. Аның теләктәшлеге безнең өчен бик мөһим иде. Шунлыктан бу санны аның якты истәлегенә багышладык. Әлбәттә, яраткан галимебез академик хезмәтләр белән киләчәктә дә искә алыначак», - дип язган профессор Бүләнт Бәйрәм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100