news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә бүгенге утыз татар язучысының хикәясе кергән антология басылып чыккан

Төркиядә бүгенге утыз татар язучысының хикәясе кергән антология басылып чыккан
Татарстан язучылар берлеге

Төркиянең абруйлы «Һәҗә» нәшриятында (Анкара) «Хәзерге заман та­тар хикәяләре антоло­гиясе – XXI гасыр» җыентыгы дөнья күргән

«376 биттән торган җыентыкта утыз исән-сау язучыбызның яңа гасырда иҗат ите­лгән берәр хикәясе урын алды», - дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Антологиягә кер­еш сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язган. Хикәяләрне төрек теленә Татарс­тан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кут­лу тәрҗемә иткән.

Китап шушы көннәрдә Төркиядә сатуга чыгачак. Тиздән әлеге антология, Татарстан Язучылар берлеге хозурындагы Әдәби тәрҗемә үзәге проекты буларак, Мәскәүдә урыс телендә дөнья күрәчәк, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100