Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль марафон башланган
Төркиянең Анталия шәһәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль марафон башланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор-башкаручы, композитор, Анталия шәһәрендәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.
«Тукай аһәңнәре» исемле айлык 26 март – 26 апрель көннәрендә узачак. «Без бу марафонны бөек Тукаебызның иҗатын, татар әдәбияты һәм мәдәниятен чит илдә дә киңрәк таныту, популярлаштыру максатыннан башладык», – диде Гөлназ Җиһангирова.
Катнашучылар өчен түбәндәге номинацияләр каралган:
- Тукайның шигырьләре, поэмалары, әкиятләре;
- Тукай шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар;
- Тукай әсәрләре буенча театраль күренешләр;
- Тукайга багышланган әдәби әсәр.
Туган теле татар теле булмаган катнашучылар өчен махсус номинация гамәлгә кертелгән.
Видеолар телефонны горизонталь (яткырып) тотып яздырылырга һәм 7 минуттан артмаска тиеш. Видеоларны җибәрү өчен электрон адрес: antalyatatkult@gmail.com. Һәр катнашучыга диплом тапшырылачак. Финалистлар 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә Анталиянең иң матур сәхнәләренең берсендә чыгыш ясаячак һәм бүләкләнәчәк.
Катнашучыларның видеоязмаларына жюри әгъзалары бәя бирәчәк.
Шәмсия Җиһангирова – шагыйрә, прозаик, журналист, СССРның язучылар берлеге әгъзасы,ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Рәмис Аймәт – шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты.
Фатих Кутлу – язучы, тәрҗемәче, милләте төрек булып, татар әдәбиятын Төркиядә танытучы шәхес, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый һәм Шәйхи Маннур премиясе лауреаты.
Гөлназ Җиһангирова – музыка белгече, композитор, шагыйрә, халыкара конкурслар лауреаты, Төркиянең Анталия шәһәрендәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе, марафонның идея авторы һәм җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз