news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә автобус катнашындагы юл һәлакәтендә 12 кеше үлгән

Төркиянең Йозгат провинциясендә пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше үлгән. Бу хакта A Haber телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Йозгат провинциясендә Соргун районында пассажир автобусы чокырга төшеп киткән», диелгән хәбәрдә.

Тагын 19 кеше җәрәхәтләнгән.

Зыян күрүчеләрне Соргун дәүләт хастаханәсенә китергәннәр.

Йозгат губернаторы Мехмет Али Озкан һәлакәт урынына килгән, юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү кирәклеген әйткән. Юстиция министры Йылмаз Тунч сүзләренчә, тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot