news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Анадолуда социализмга юнәлеш бирүче татар турында диссертация якланды

Төркиядә Анадолуда социализмга юнәлеш бирүче татар турында диссертация якланды
Бюшра Үналан фотосы, диссертациянең ПДФ досьесыннан скриншотлар авторы - Рушания Алтай

Төркиянең Мәрмәрә университетында татар дөньясына әлегәчә танылмаган шәхес – Зиннәтулла Нәвширванов һәм аның сәяси эшчәнлеге белән бәйле фәнни диссертация якланды. Гыйльми хезмәтнең авторы – төрки дөнья тикшеренүләре институты төрек тарихы һәм гомуми төрки тарих кафедралары магистранты Бюшра Үналан.

Диссертациянең темасы «Казанлы төркиче социалист Зиннәтулла Нәвширванов һәм аның әсәрләре» дип атала. Бюшра Үналан бу фәнни хезмәтен Надир Дәүләтнең элеккеге шәкерте, Мәрмәрә университеты гомуми төрки тарих кафедрасы җитәкчесе, профессор Әхмәт Канлыдәрә җитәкчелегендә язган.

Яшь галимә Үналан Зиннәтулла Нәвширвановның тормыш юлын һәм аның эшчәнлеген, фикерләрен өйрәнгән, Госманлы иле матбугатында басылган мәкаләләрен тикшергән, Нәвширванов белән аралашкан шәхесләрне һәм аларның хезмәтләрен күздән кичергән.

Фәнни хезмәттә Зиннәтулла Нәвширванов Госманлы илен социалист фикерләр белән таныштыручы, социалист хәрәкәтне башлап җибәрүче, милли көрәш елларында Анадолуда социализмга юнәлеш бирүче шәхес буларак алга чыга. Төркиядә корылган беренче социалист фирканың уставы да Нәвширванов тарафыннан языла. Ул 1922 елда Мәскәүдә Милли эшләр халык комиссариаты каршында «Кызыл Шәрыкъ» исемле төрекчә журнал чыгара.

Бюшра Үналанның тикшеренүләре нәтиҗәсендә Зиннәтулла Нәвширвановның Идел буе татар кешесе булуы, әтисе Шаһидулланың - Сембердән, үзенең Уфа якларыннан булуы, Госманлы иленә I Бөтендөнья сугышы алдыннан килүе, Истанбулда Дәрелфөнүндә белем алуы, Йосыф Акчураның шәкерте булуы, шул чорның төрек матбугатында – «Төрек йорты», «Кырым мәҗмугасы», «Иҗтиһад» журналларында, «Идрак», «Төрек дөньясы», «Сабах» газеталарында мәкаләләре басылуы, «Әл –аләмү-л-Ислам», «Куртулуш» журналларының редколлегия әгъзасы булуы, бер ара госманлы телендә «Айдынлык» (Яктылык) исемле журнал чыгаруы билгеле.

Әлеге диссертациядә Зиннәтулла Нәвширвановның Оренбургта нәшер ителүче «Шура» журналында да мәкаләләре басылуы бәян ителә. Ул 1914-1918 еллары арасында мәкаләләрен төркичелек рухында язса, соңга таба социалист фикерләргә өстенлек бирә, сәяси, иҗтимагый һәм икътисади максатларның төркичелек кысаларында формалашырга тиешлеген яклый, әмма төркичелектә шовинизм төсмерләрен кире кага. Мәкаләләрендә җәмгыятьнең алгарышы, хатын-кыз мәсьәләләре, милли мәгариф, милли ирек, төрки тарих, милли сәясәт, дин һәм көн кадагындагы темалар каләмгә алынган. Урыны белән төрекләрне наданлыкта гаепләү, большевикларны тәнкыйтьләү, хәтта Зәки Вәлидинең кайбер әсәрләрен тәнкыйть утына тотуы да билгеле.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100