news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Әлфия Ситдыйкның «КамАЗ» заводы турындагы әсәре сатуга чыкты

Төркиядә Чаллы язучысы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «КамАЗ» заводы белән бәйле повесте төрекчәгә тәрҗемә ителеп, шушы көннәрдә сатуга чыкты. Бу хакта әсәрнең тәрҗемәчесе үзе хәбәр итә.

Татарча «Дөнья тәгәрмәче» дип исемләнгән повестьне Бартын университеты галиме Альп Әрән Демиркая төрекчәгә «Дөнья тәкәрләгe» дип тәрҗемә иткән. Аны әсәр басылган «Ыхламур Академи» китап нәшриятының интернет кибетеннән сатып алырга мөмкин, китап алга таба башка кибетләрдә дә урын алачак.

Галим 26 бүлектән торган повестьне фәнни яссылыкта анализлаган, һәр бүлекне төрек менталитетына аңлашылырлык итеп шәрехләгән, шулай ук әсәрнең авторы белән якыннан таныштырган. Аның «КамАЗ» заводында эшләгән чорын, Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсендәге эшчәнлеген, шәхси тормышын, шигырьләренең эчтәлеген әдәби-гыйльми күзлектән үткәргән.

«Мин бу әсәрне интернет челтәрендә күреп алдым. Яшүсмер чакта телевидениедән автомобиль ярышларын караганда, «КамАЗ» йөк машиналарын кызыксынып күзәтә идем. Повестьнең әнә шул автомобильләрне төзү заводы эшчәнлеге турында булуы игътибарымны җәлеп итте. Аның автобиографик әсәр булуы, бу хакта татар әдәбиятында тәүге әдәби басма булуы, авторның үз тормышы аркылы 1960 елларның ахыры-1990 еллар арасындагы Татарстан көнкүрешен, кешеләрнең яшәешен тасвирлавы кызыклы тоелды. Бу әсәрне төрек әдәбиятына да күрсәтергә кирәк, дигән карарга килдем», - дип сөйләде ничек тәрҗемәгә алынуы хакында Альп Әрән Демиркая ТИнең Төркиядәге хәбәрчесенә.

Галим әсәрнең үзәгендәге ялгызлык темасына аеруча игътибар юнәлткән. Татарстандагы социаль-иҗтимагый тормышның проблемалы якларын ассызыклаган. Бала үстерүче ялгыз аналар, гаилә кора алмаучы яки гаиләсендә бәхет күрә алмаган ялгызлар, катнаш никах проблемалары, сәяси режим үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән көнкүреш кыенлыклары нечкә тоемлау белән аңлату аркылы төрек укучыларына җиткерелгән.

Төрекчәгә тәрҗемә ителгән китап Төркиянең «Кавказ» университеты галимәсе, милләттәшебез Чулпан Зарипова-Четин тарафыннан редакцияләнгән. Әсәрнең тәрҗемәчесе Альп Әрән Демиркая бу хезмәтен үзенең әби-бабаларының якты истәлекләренә багышлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100