news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә «Адым саен Анкара» күргәзмәсендә татар фотографының әсәрләре тәкъдим ителде

Анкарада туып-үскән милләттәшебез Мәсүт Арсланбәкнең биш әсәре 27 фотографның ике мең хезмәте арасыннан сайлап алынган.

Төркиядә «Адым саен Анкара» күргәзмәсендә татар фотографының әсәрләре тәкъдим ителде
Мәсут Арсланбәкнең шәхси архивыннан

Төркиянең башкаласы Анкарада «Адым саен Анкара» дип исемләнгән фотосурәт күргәзмәсендә милләттәшебез Мәсут Арсланбәкнең хезмәтләре урын алган. Бу хакта ENFOD чикләүсез фотосурәтчеләр җәмгыяте хәбәр итә.

Күргәзмә башкаланың «Җөмһүрият» музее күргәзмәләр залында тәкъдим ителә. Ул ENFOD чикләүсез фотосурәтчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган. Анда 27 фотосурәт остасының 100гә якын әсәре урын алган, аларның бишесе Анкарада яшәүче милләттәшебез Мәсут Арсланбәк тарафыннан төшерелгән.

«Бу күргәзмәдәге әсәрләр 12 атна буе Анкара буенча йөреп төшерелде. 2 меңнән артык фотография арасыннан иң уңышлы дип табылганнары сайланды. Минем анда табигать һәм кешеләр белән бәйле фотосурәтләрем урын алды»,  – дип сөйләде Мәсут Арсланбәк «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Фотосурәт күргәзмәсе 18 – 27 июнь көннәрендә үткәрелә. Анда башкаланың тарихи йортлары, мәчетләре, табигате, кешеләре сурәтләнгән әсәрләргә урын бирелгән. Ул Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкилләре һәм танылган сәнгать эшлеклеләре катнашында зур тантана белән ачылды.

  • Мәсут Арсланбәк 1956 елда Анкарада Япониядән күченгән татар гаиләсендә дөньяга килгән. Инглиз филологиясе бүлеген тәмамлаган. Озак еллар Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (парламент) тышкы эшләр департаментында тәрҗемәче булып эшләгән. Шул чакта ук фотосурәткә төшерү белән мавыккан.
  • «Җөмһүрият» музее – Төркия Республикасының элеккеге парламент бинасы. Анда дөньяда беренчеләрдән булып хатын-кызларга сайлау хокукы бирүче канун кабул ителгән, 1924-1960 еллары арасында хатын-кыз хокукларына кагылышлы бик күп реформалар тормышка ашырылган. Әлеге бина төрек халкының лидеры Мостафа Кемаль Ататөрекнең иң күп вакыт үткәргән, эшләгән урыны буларак таныла. Биредә оештырылган мәдәни чаралар зур әһәмияткә ия.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100