news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә 5,5 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиядә 5,5 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Европа--Средиземноморск сейсмология үзәге хәбәр итә.

Үзәк мәгълүматлары буенча, җир тетрәү үзәге Османие шәһәреннән төньяк-көнбатышкарак 69 километрда һәм Козан шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 20 километрда булган. Җир тетрәү ноктасы 12 километр тирәнлектә ята.

Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot