news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә 4,8 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең көнбатышындагы Маниса шәһәрендә 4,8 магнитудалы җир тетрәү булган, дип хәбәр итә Х социаль челтәрендә табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). Бу хакта РИА Новости яза.

Ведомство хәбәр иткәнчә, җир тетрәүләр Сома районында җирле вакыт буенча 01.36 сәгатьтә теркәлгән (мск белән туры килә).

Җир тетрәү үзәге 10,24 километр тирәнлектә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100