Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә 4,7 магнитудалы җир тетрәү булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Төркиянең көньяк-көнчыгышында Кахраманмараш провинциясе территориясендә 4,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта РИА Новости сейсмологларга сылтама белән хәбәр итә.
Җир тетрәү UTC вакыты белән 4.39 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 7.39 сәгать) теркәлгән. Җир тирбәнешенең эпиүзәге Эльбистан шәһәреннән көньяк-көнбатыштарак 16 чакрымда булган. Аның үзәге ике чакрым тирәнлектә булуы ачыкланган.
Үлүчеләр һәм имгәнүчеләр турында мәгълүмат юк.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Кахраманмараш провинциясе 9 сәгать аерма белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир асты тирбәнешләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шулай ук Сириядә дә сизелде. Төркия хакимияте җир тетрәүне «гасыр фаҗигасе» дип белдерде, анда 50 меңнән артык кеше һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз