news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең Диярбакыр провинциясендә, илнең көньяк-көнчыгышында 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) Х социаль челтәрендә (элеккеге Twitter) шул турыда хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Ведомствоның Х социаль челтәрендәге хәбәреннән күренгәнчә, җир асты селкенүләре җирле вакыт белән 15.25 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Хани районында теркәлгән.

Җир тетрәү үзәге 16,82 километр тирәнлектә урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100