news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә 4,1 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең көньяк-көнбатышындагы Мугла провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта Табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Ведомство хәбәр иткәнчә, җир асты тетрәүләре Датча районында җирле вакыт буенча 16.55 сәгатьтә теркәлгән (мск белән туры килә).

Җир тетрәү үзәге 6,97 километр тирәнлектә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100