news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә 22 гыйнварда матәм көне игълан ителде

Төркиядә 22 гыйнварда илкүләм матәм көне була. Карталкая тау чаңгысы курортында кунакханәдә кешеләр һәлак булу сәбәпле шундый карар кабул ителде. Бу турыда Төркия җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоган әйтте, дип яза ТАСС.

«Болу провинциясендә кунакханәдә янгында һәлак булучылар истәлегенә 22 гыйнварда илдә бер көнлек матәм игълан ителә», – дигән Эрдоган.

Ул шулай ук фаҗигадә гаеплеләрне барысын да җәзага тартуны ышандырган.

Россия Президенты Владимир Путин Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot