Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә 21-24 сентябрьдә Татарстан бизнес-миссиясе узачак
Татарстан эшкуарлары 21-24 сентябрьдә Төркиядә узачак бизнес-миссиядә катнашачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
«Эшкуарларны бай эшлекле программа көтә. Төркиянең Палаталар һәм товар биржалары берлеге, сәүдә-сәнәгать палаталары, Искешәһәр сәүдә палатасы һәм сәнәгать палатасы, шулай ук Истанбул сәүдә палатасы җитәкчелеге һәм вәкилләре белән очрашулар планлаштырыла», – диде Миңнуллина.
Делегация составына әлегә кушылырга була, гаризалар кабул итү дәвам итә.
Миңнуллина сүзләренчә, Искешәһәргә бару турында июньдә үк килешенгән булган. Ул вакытта республика ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Төркиянең Палаталар һәм товар биржалары берлеге делегациясе белән очрашу уздырды, аны оешма президенты Рифат Хисарджиклыоглу җитәкләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз