news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия халкы Швециядә Коръән яндыру вакыйгасына карата катгый рәвештә җавап кайтарды

Истанбулда Швециянең генераль консуллыгы бинасы янында зур протест акциясе узды. Төркия активистлары анда Швеция байрагын демонстратив рәвештә яндырды. Бу хакта T24 сайтына сылтама белән РИА новости хәбәр итә.

«Митингта катнашучылар Швеция дәүләт байрагын яндырганнан соң, Коръән укып, дога кылды», – диелә басмада.

Акция Дания сәясәтчесе һәм адвокаты Расмус Палуданның провокацион гамәлләренә җавап булды, ул шулай ук исламга каршы «Кырыс курс» партиясен җитәкли. Кичә ул Төркиянең Стокгольмдагы илчелеге каршында халык алдында Коръән китабын яндырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәясәтче мөселманнар өчен изге булган китап белән беренче тапкыр гына алай эшләми.

Nordic news порталы мәгълүматлары буенча, Палудан хакимияттән акция уздыру өчен рәсми рөхсәт алган. Төркия Тышкы эшләр министрлыгында белдерүләренчә, Коръәнне яндыру Европада исламофобия, расачылык һәм дискриминация дәрәҗәсен күрсәтә, шулай ук НАТОга керү өчен Швеция имзалаган өч яклы меморандум йөкләмәләренә каршы килә.

Швеция һәм Финляндия Украинадагы вакыйгалар фонында 2022 елның 18 маенда хәрби блокка кушылырга  булды. Венгрия һәм Төркиядән кала, альянска керә торган 30 илнең 28е аларның гаризасын хуплады.

Анкара Стокгольм һәм Хельсинкидан Көрдстанның Эшче партиясенә ярдәм итүне туктатуны һәм Төркиядә террорчылыкка катнашы булган активистларны тапшыруны таләп итә. Төркия хакимияте берничә мәртәбә белдергәнчә, әлеге вәгъдәләр үтәлмичә, төньяк илләрен НАТОга кабул итүдә алга китеш булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100