news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия вәкиле Селим Аргун: Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелсен иде

Төркия вәкиле Селим Аргун: Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелсен иде
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Төркиянең Дин эшләре буенча идарә рәисе урынбасары Селим Аргун X илкүләм үткәрелә торган «Шиһабетдин Мәрҗани укулары»нда катнашты. Ул мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында фикерләре белән уртаклашты.

«Мин үзем тарихчы булганга күрә, Казандагы чараларда катнашып кына калмыйм, ә мондагы тарих белән яшим. Минем өчен бу җирләрдә барган мөһим тарихи вакыйгаларга кагылу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук, Алмуш хан тарафыннан исламның дәүләт дине дип игълан ителгән җирләрдә булу, Ибн Фадланның юл язмаларында тасвирланган урыннарны үз күзләрем белән күрү, татар галимнәренең фәнни хезмәтләре белән якыннан танышу, шулай ук хәзерге Россия Федерациясенең ислам диненә нинди әһәмият бирүе белән танышу бәхете дә татыды», - диде ул.

Төркия вәкиле, фәнни-практик конференциянең Шиһабетдин Мәрҗани эшләгән тарихи урында узуының, чарага бөтенләй башкача мәгънә һәм рух өстәвен билгеләп үтте.

«Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә без Мәрҗанине кешеләргә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим итмибез дип уйлыйм. Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелергә тиеш. Мәрҗанинең шәрехләре ул замандагы кайбер мәдрәсәләрдә укытыла иде. Моннан тыш, ул үзенең кайбер эшләрен Истанбул китапханәләренә шәхсән үзе тапшырган», - диде ул.

Моңа өстәп, Селим Аргун Шиһабетдин Мәрҗанинең мәгърифәт өлкәсенә керткән өлеше турында да сөйләп китте. Аның төрле фән тармакларына багышланган хезмәтләренең уз заманында иң алдынгылардан саналуын әйтте.

Татар халкының бөек шәхесләре – Каюм Насыйри һәм Муса Бигиев тә игътибарга алынды. Селим Аргун аларның хезмәтләренең зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot