news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия университеты аспиранты Мәдинә Маликованың романнары буенча фәнни хезмәт яклаган

Миһрия Челик язучының барлык ун романын да төрекчәгә тәрҗемә итеп тикшергән.

Төркия университеты аспиранты Мәдинә Маликованың романнары буенча фәнни хезмәт яклаган
Алсу Камалиева

Бартын университеты әдәбият факультетының төрек теле һәм әдәбияты бүлеге аспиранты Миһрия Челик татар әдәбиятының беренче хатын-кыз роман язучысы Мәдинә Маликованың романнары буенча фәнни хезмәт яклады.

«Миһрия Челик язучының барлык ун романын да төрекчәгә тәрҗемә итеп тикшергән. Шулай ук, язучының тормыш юлына урын биргән», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда яшәүче техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.

Хезмәтнең җитәкчесе татар кызы, Бартын университетының әдәбият факультеты заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеге мөдире, профессор Алсу Камалиева.

«Алсу ханым укучысына татар телен, әдәбиятын өйрәткән. Михрия Челик чараның ахырында Мәдинә Маликовага рәхмәтен белдерде, әсәрләрен тәрҗемә итә-итә татар телен өйрәнүен әйтте», - ди Айгөл Зара Кәбирова.

Чарада мөгаллимнәрдән тыш, тыңлаучы буларак язучы Мәдинә Маликова үзе, Төркиядә тормыш итүче татарлар катнашкан.

"Мәдинә апа турында һәм аның иҗаты буенча фәнни эш башкардык. Мин бик шатмын, чөнки күренекле милләттәшләребезнең үзләре исән чагында кадерен белү кирәк дип уйлыйм", - диде Алсу Камалиева.

  • Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында игенче гаиләсендә туа. Татарстанның Минзәлә шәһәрендәге педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый.
  • Институтны тәмамлагач, 1959-1964 елларда «Чаян» журналында – корректор, 1964 елдан «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында – әдәби хезмәткәр, ә 1978 дән 1987 елгача журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли.
  • Язучының «Казан каласы – таш кала» (1967), «Кояш күпере» (1973), «Янар таулар яктысында» (1977) повестьлары, «Шәфкать» (1985), «Басып сайрар талы бар» (1987), «Фидая» (1990) романнары һ.б. шәһәр һәм авыл интеллигенциясе – инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиблар, артистлар тормышына багышлап язылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100