Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия Украина буенча Кытай тәкъдим иткән планны хупларга мөмкин
Төркия, «алдагы килешүләр өчен нигез» булдырган очракта, Россия-Украина низагын тыныч юл белән җайга салуда Кытай тәкъдим иткән планны хупларга әзер. Төркия Президенты вәкиле Ибраһим Калын шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның фикеренчә, Көнбатыш илләренең басымы һәм санкцияләре Мәскәүне Пекин белән элемтәләрен тагын да ныгытуга этәрде.
«Без башта ук сугышка каршы булган балансланган сәясәтне алга сөрдек. Кытай тәкъдим иткән инициатива җентекләп өйрәнүне таләп итә», - диде ул.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша элемтәгә керде. Дәүләт лидерлары сәүдә-икътисади хезмәттәшлек (шул исәптән газ белән тәэмин итү һәм «Аккую» атом электр станциясен төзү, җир тетрәүдән зыян күргән биналарны торгызу өчен төзелеш материаллары җибәрү буенча) хакында фикер алышты. Алар ашлык килешүе һәм Сирия проблемасына аерым тукталды. Соңыннан Владимир Путин Төркия халкын Рамазан ае белән котлады.
Искәртеп узабыз, Россия-Украина низагын тыныч юл белән җайга салуда Кытай тәкъдим иткән план 12 пунктны (атышны туктату, иминлек өлкәсендә барлык якларның законлы мәнфәгатьләрен үтәү, Россия һәм Украина арасында әсирләр алмашу һ.б.) үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз