news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарларының 1960-1980 еллардагы активисты Наилә Бинарк вафат

Төркия татарларының 1960-1980 еллардагы активисты Наилә Бинарк вафат
Ильяс Мифтахов, Рушания Алтай

Төркиядә татар мәдәниятен, сәнгатен яшәтү һәм танытуга биниһая өлеш керткән милләттәшебез Наилә Бинарк вафат. Бу хакта Анкарада яшәүче галим Ильяс Мифтахов хәбәр итә.

Наилә Бинарк исеме 1970 -1980 еллар арасында Төркиядә нәшер ителгән «Казан»иҗтимагый-мәдәни журнал укучыларына яхшы таныш. Ул анда татар мәдәнияте, әдәбияты, фән-мәгарифенә кагылышлы мәкаләләр язган.

Мәрхүмә берничә ел Финляндиядә яшәгән, андагы милләттәшләребезгә татар теле дәресләре биргән. Хәтта «Ана теле һәм уку китабы» дигән дәреслек язган. Татар мәкальләре белән бәйле җыентык әзерләп бастырган.

Наилә Бинарк фин илендә яшәгән чорда «Казан» журналы белән тыгыз элемтәдә тора. Финляндия татарлары тормышы турында кызыклы хәбәрләр җибәрә. Әйтик, әлеге журналның өченче санында ул 1973 елның 20 маенда Илһам Шакиров җитәкчелегендәге сәнгать төркеменең Хельсинкида концерт куйганын хәбәр итә. 23 май көнне Финляндиядәге милләттәшләребез Илһам Шакиров һәм аның төркеме өчен чәй табыны оештыра һәм алар алдында Наилә Бинарк «Татар халык җырлары» дигән темага чыгыш ясый. Финляндия татарларының үзешчән театр төркеме исә Наилә Бинарк язган «Хуҗа Насретдин» дип исемләнгән бер пәрдәлек татарча пьеса сәхнәләштерә.

Наилә Бинарк Төркиягә кайткач, Анкара татарлары җәмгыяте тормышында да актив роль ала, төрле кичәләр оештыруда теләп катнаша. Ул милләттәшебез, галим Әхмәт Тимер тарафыннан корылган Төрки мәдәният тикшеренүләр институтында эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга.

Наилә Бинарк 1940 елда Кореяда Хәлимә һәм Фазлы Камай гаиләсендә дөньяга килгән. Әлеге гаилә 1950 елларда Төркиягә күченгән. Наилә Бинарк Анкара университеты китапханә бүлегендә белем ала. Шунда ул Мәһмәт Исмәт исемле төрек егете белән таныша. Ире Мәһмәт Исмәт Бинарк озак еллар Төркия Министрлар Кабинеты каршындагы дәүләт архивлары гомуммөдире булып эшли, Татарстан архивына төрле мәсьәләләр буенча ярдәм итүе билгеле. Алар ике бала үстерәләр, кызлары Мутлу Бинарк бүгенге көндә Хаҗәтәппә университеты профессоры.

Мәрхүмә Наилә Бинарк 20 октябрь көнне җомга намазыннан соң Анкарада Җәбәҗи Асрый зиратында әтисе Фазлы Камай кабере өстенә җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100