news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура иҗаты белән танышкан

Төркия татарлары язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура иҗаты белән танышкан
Фото: Айзирә Гәрәева-Акчура

Төркиядә «Истанбул китап клубы» үткәргән очрашуларда Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Агай» әсәрен укыганнар. 22 июнь көнне узган беренче очрашу 11.00 сәгатьтә Истанбулда диңгез буенда узса, икенчесе сәгать 16.00 сәгатьтә Искешәһәрдәге татар музеенда үткән. Шул рәвешле, Төркиядә яшәүче татарлар бер үк көнне ике шәһәрдә язучының иҗаты белән танышкан.

«Истанбулдагы очрашуга яшьләр килсә, Искешәһәрдә өлкәнрәк яшьтәге татар абыйлары, апалары җыелды. Менә шулай, турыдан-туры укучылар белән бергә китабыңны уку бик күңелле икән, бераз дулкынландырды да. Ә менә чит илдә туып-үскәннәрнең туган телебезне белүе, татарча сөйләшүе һәм язганнарымны аңлавы үзе бер горурлык», – диде «Татар-информ»га Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Гаҗизлек» («Агай») әсәре беренче мәртәбә 2022 елда «Казан утлары» журналында дөнья күрде. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Казан утлары» журналы оештырган «Илең турында уйла» ачык әдәби бәйгесендә урын алды. Шулай ук авторның «Ипекәй» китабына кертелде.

Искешәһәрдәге очрашуда язучы әсәргә кергән вакыйгаларны аңлаткан, сорауларга җавап биргән. Соңыннан Татарстан китап нәшриятында басылган «Ипекәй» исемле китабын Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Видат Догуга тапшырган. Видат әфәнде китапны Казаннан күбрәк китертү кирәклеге турында әйткән. «Бу китап бабаларыбыз, әбиләребез турында. Айзирәккә рәхмәт, Төркиядәге татар авыллары, татарлары тарихын туплаган. Без китапның музейда тагын да күбрәк булуын, Казаннан китертү юллары табылуын теләр идек. Без аны рәхәтләнеп кунакларыбызга бүләк итәр идек», – диде ул.

«Истанбул китап клубы» очрашулары һәр атна шимбә көнне Истанбулда уза. Клубны оештыручыларның берсе һәм SkyTat (Скайтат) татарча сөйләм онлайн клубы җитәкчесе Римма Гомәрова әйтүенчә, татар язучыларының бер әсәре, җыелгач бергәләп уку өчен, алдан килешеп сайлана. «Катнашучылар чиратлап укыйлар, аңлашылмаган урыннары, эчтәлеге турында фикерләшәбез. Шул рәвешле, чит илдә яшәүче милләттәшләребез татар телен өйрәнәләр һәм әдәбият белән танышалар», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100