news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары: Каюм Насыйри XIX гасырда ук онкологик авырулар булганын әйткән булган

Төркия татарлары: Каюм Насыйри XIX гасырда ук онкологик авырулар булганын әйткән булган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Каюм Насыйриның 200 еллыгына Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музей-йорты директоры Кадрия Хәлимова чит илдә яшәүче милләттәшләр өчен онлайн-экскурсия үткәргән. Ул галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләгән, музейда саклана торган экспозицияләр белән таныштырган, аларның кайберләрен Каюм Насыйриның туганнары музейга бүләк иткән булган.

«Каюм Насыйри XIX гасырда ук онкологик авырулар булганын, аның башлангыч стадиясендә әрем кулланырга киңәш иткәнен билгеләп үттеләр. Туганнары, мәсәлән, барлык кеше дә күрә алсын өчен музейга аның таягын бүләк иткән. Онлайн-экскурсиядә кызыксындырган сорауларны бирә алдык. Шул ук вакытта экскурсиядә музей буйлап үзебез йөргән кебек булдык», – диде «Татар-информ» хәбәрчесен «Анталья татарлары» җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова.

Аның әйтүенчә, экскурсия вакытында музейдагы йорт бүлмәләрен күреп, Каюм Насыйриның тормыш рәвеше, эшчәнлеге белән бәйле кызыклы, үзенчәлекле фактларны яңгыратканнар. «Музей мөдире бик тәфсилле һәм кызыклы итеп экскурсия үткәрде. Онлайн-экскурсиядә чит илләрдәге ватандашларның 25 оешмасы әгъзасы катнашты. Азәрбайҗан, Беларусь, Төркия, Үзбәкстан, Башкортостан, Мәскәү, Венгрия, Кыргызстан, Казахстан һ.б», –диде ул.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Каюм Насыйри музей-йорты ярдәмендә «Анталья татарлары» татар җәмгыяте оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100